⏰Тәнәфесләр күңелле үтә — 20 апреля 2026 г. в 18:33:38.808
⏰Тәнәфесләр күңелле үтә 📖Туган телләр декадасы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Милли тәнәфес" уены оештырылды. Татар халкының милли ризыклары, уен кораллары, бию көйләре, милли киемнәре турындагы биремнәрне укучылар кызыксынып үтәделәр. 👍 Уен балалар өчен чын күңелле милли сәяхәт булды.

