📝ТАТАРЧА ДИКТАНТ -2026 — 24 апреля 2026 г. в 17:08:19.589
📝ТАТАРЧА ДИКТАНТ -2026 🖋️Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан унберенче тапкыр уздырылучы Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. 👏Чарада катнашкан укытучылар һәм укучылар татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карый алдылар. ✏️Диктант тексты өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек тәкъдим ителде. 👍Татар телен саклау – безнең гомеребез буе дәвам итәсе мөһим бурыч. Әлеге акциянең уңышы безгә яңа көч бирсен, татар телен өйрәнергә һәм аны көндәлек тормышта киңрәк кулланырга өндәсен.

