🔅БАЛАЛАР САБАНТУЕ — 30 мая 2026 г. в 15:24:51.151
🔅БАЛАЛАР САБАНТУЕ ☀️Бүген безнең мәктәбебездә күңелле бәйрәм- балалар Сабантуе узды! Ул Бөтендөнья балалрны саклау көне уңаеннан оештырылды. ✨Балалар бергәләп җырладылар, биеделәр, борынгы татар уеннарын уйнадылар. Һәрбер бала җаны-тәне белән бәйрәмгә күмелде, күңел ачу белән бергә үзен көчлелектә һәм җитезлектә сынады. 🌺Бәйрәмнең һәр минутында — татар халкының милли гореф‑ гадәтләре, мәдәнияте һәм рухи байлыгы чагылды. Өлкәннәр дә балалар белән бергә шатланды, истәлекле фотолар ясады. 🫶Әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларыбыз исән-сау, тәүфыйклы, тәрбияле булсын. 🙏 🔅ДЕТСКИЙ САБАНТУЙ ☀️ Сегодня в нашей школе прошёл замечательный весёлый праздник — детский Сабантуй, посвящённый к Международному дню защиты детей. ✨ Дети вместе пели, танцевали и играли в традиционные татарские игры. Каждый ребёнок всей душой окунулся в атмосферу праздника и с радостью проверял себя на силу и ловкость. 🌺 В каждую минуту праздника отражались национальные обычаи, культура и духовное богатство татарского народа. 🙏 Выражаем огромную благодарность всем, кто помог организовать этот замечательный праздник. Пусть наши дети будут здоровыми, воспитанными и благонравными! 🙏

