✨ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ-2026 — 22 апреля 2026 г. в 18:30:15.844
✨ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ-2026 ⭐Бүген мәктәбебездә чын мәгънәсендә матур һәм мәгънәле чара - "Татар егете", "Татар кызы" бәйгесе үтте. 🫶Бу бәйге икенче ел уздырыла һәм татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклап калу бәйрәме дип әйтсәк ялгыш булмас. 👍Бәйгедә егетләр һәм кызлар татар телен, гореф-гадәтләрне, традицияләрне яхшы белүләрен, җырга, биюгә, шигырь укуга сәләтләрен күрсәттеләр. 🏆Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 🙏Чара оештыруда катнашкан укытучыларга , әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый бәйгеләр татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә . Яшь буынның гореф-гадәтләр белән кызыксынуы- безнең киләчәгебенең ныклы нигезе!👏

