Бүген Биектау үзәк китапханәсендә "БИЕКТАУ + КИТАП = ФЕСТИВАЛЬ" муниципаль әдәби шигырь...
Бүген Биектау үзәк китапханәсендә "БИЕКТАУ + КИТАП = ФЕСТИВАЛЬ" муниципаль әдәби шигырь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү чарасы үткәрелде. Бүләкләнүчеләр арасында 2 урынга лаек булган мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Ситдикова Диана һам татар теле һәм әдәбияты укытучысы Баһавиева Ф. Р. бар иде. Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләрне чарага кунак булып килгән республиканың танылган шәхесләре: сүз остасы Алмаз Хәмзин, журналист Альбина Гайнуллина һәм якташыбыз, Олы Битаман авылында туып үскән, хәзерге вакытта "Казан утлары" журналының баш мөхәррире булып эшләүче Алмаз Гыймадиев тапшырды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз👏👏👏