Бүген иртәдән мәктәбебездә бәйрәм рухы хөкем серде: укытучыларга багышланган матур җырл...
Бүген иртәдән мәктәбебездә бәйрәм рухы хөкем серде: укытучыларга багышланган матур җырлар яңгырап торды, укучылар мөгаллимнәрен котлау сүзләре һәм истәлекле бүләкләр белән каршы алдылар. Кадерле мөгаллимнәр! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! Һәр карашың - гыйлем нуры синең, Һәр сүзеңдә синең изгелек. Әнидер син, бәлки, Без дә синең Бәгыреңнән төштек өзелеп. Тактадагы акбур белән язган Һәрбер җөмлә безнең күңелдә. Мең галимнән якты йолдыз булып Балкыйсың син белем күгендә!