МБОУ "Большеелгинская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Лайфстайл · 8 мая 2026 г.
Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг — 8 мая 2026 г. в 18:10:08.303
Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг Безнең йөрәкләрдә шатлык хисләре уята торган Җиңү көне, безнең өчен , киләчәк буыннар өчен батырлык кылучыларга рәхмәт хисләре уята. Безнең илдә һәр гаиләгә сугыш җиле кагылган һәм һәр гаиләнең үз батыры бар. Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтүебез өчен без барлык батырларыбызга рәхмәт белдерәбез! Бүген, 8 май көнне һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Авыл халкын, кунакларны һәм укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы һәм мәктәбебез директоры котладылар , сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе теләделәр. Мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Митинг һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

