МБОУ "Большеелгинская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ
Лайфстайл · 27 апреля 2026 г.
25 нче апрель көнне — 27 апреля 2026 г. в 07:56:25.112
25 нче апрель көнне мәктәбебездә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан " Без Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чарасында укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә халкыбызның милли гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

