👥 Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган укучылар белән очрашты — 1 июля 2026 г. в 16:16:20.095
👥 Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган укучылар белән очрашты Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән очрашу узды. 📝Министр билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда бу фәннәрне сайлаучылар саны сизелерлек арткан: 2024 ел: 7 кеше 2025 ел: 32 бала 2025/2026 уку елында: 79 укучы! Шулар арасында безнең мәктәп укучысы - Газимҗанова Гүзәл һәм аның укытучысы Баһавиева Л.Р. да бар иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларны һәм мөгаллимнәрне республика Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде. «Татар теле – һәр баланың күңелендә нур уятучы зур бер көчтер. Сез татар теленнән имтихан тапшырып, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендерә алдыгыз, 11 ел дәверендә белем алган уку йортларына, укытучыларыгызга рәхмәтле буласыз. Имтихан нәтиҗәләре – ел дәверендә башкарган хезмәтегезнең җимеше. Сез – безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез, өметебез. Сез – бер агымнан агып баручылар түгел. Сез – үз кыйблагызны сайлап, агымга каршы барырлык, агымны туктатып торырга сәләтле яшьләр», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин укучыларга. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

