Дулкын сыман озын кара чәчле, алсу йөзле, үтә сабыр һәм тыйнак Гөлнара Ибраһим кызы туг... — 30 июня 2026 г. в 21:21:48.456
Дулкын сыман озын кара чәчле, алсу йөзле, үтә сабыр һәм тыйнак Гөлнара Ибраһим кызы туган мәктәбенә эшкә кайта. Үзенең укытучылары , остазлары арасында да салкын акылы, киң эрудициясе, белемгә омтылышы, алдынгы карашы бн дә бик тиз игьтибар яулый, укучыларының мәхәббәтен, әти-әниләрнең хөрмәтен казана!Татар теле укытучысы белгечлеген алган яшь укытучы замана "җилләренә" бирешми,һәр очракны аңлы рәвештә кабул итеп, гарәп теле , аннан инглиз теле белгечлеген алып, үзенең һөнәри осталыгын арттырып, максатчанлыгын, тырышлыгын, үз һөнәренең остасы икәнлеген кат-кат раславы-бүгенге хезмәт юлының олы дәлиле! Үз гомерендә 4 чыгарылыш сыйныф укучыларына ныклы белем һәм тәрбия биреп олы юлга озаткан, бүген исә шуларның кайтавазы-горурланырлык та, сокланырлык та, шатланырлык та олы мәртәбә һәм үз-үзең өчен дә сөенеч билгесе! Шәхсән үзем дә Гөлнара апаның әүвәле укучысы, аннан "кул алмашы"-хезмәттәше буларак, аның хакында бары уңай фикерләр генә әйтеп булуын ассызыклый алам. Ул, дөрестән дә, һәрьяктан, үрнәк кеше:3 улына яраткан Әни, туганнарына туганҗанлы апа/сеңел, кайгыртучан хатын, киленнәренә -сердәшче, төпле киңәшче-хезмәттәш,коллективның әйдәп баручы мөгаллиме, озын юлның "җил-буранында"адаштырмый/югалтмый , җитәкләп баручы чын дус-иптәш тә! Аның "кулы тигән" һәр нәрсә-"шедевр", хәтта балчыкка тигән көрәге, сызган таягы да "серлерәк"-уңайрак! Озын сүзне кыскартып, шул, кыскасы:җәйнең иң матур чорында- уттай кызу урак өстендә исем-җисемеңне аклап тәүге кат дөньяга килгән көнең бн сине кадерле, Гөлнара Ибраһимовна! Ихластан сине тормыш баскычының "55" нчесенә аяк баскан көнең бн тәбрик итәбезАллах киләчәк гомерлэреңне озын, хәерле кылып, булган саулыкларыңнан аермый, теләк-ниятләреңне чын итеп, һәр көннең ямен-тәмен тоеп,бер дигән балалар-оныкларыгызның игелек- куанычына тиенеп,Мөхәмәтнур абый бн иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә терәк-таяныч булып, нигезегезнең бәрәкәтен күреп,хезмәтеңнең матур нәтиҗәсенә тиенеп, ике дөнья рәхәтенә-рәхмәтенә ирешеп, тән һәм җан сәламәтлеге бн яшәргэ һәм эшләргә насыйп итсен Аллах узеңә! Һәрчак янәшәдә булганың, акыллы киңәшләрең, гомумән, булганың өчен чиксез рәхмәтебез, тирән хөрмәтебез сиңа, һ. б. әйтелми калган изге теләкләребезне кабул итегез!

