Быел Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Габдулла Тукай исеме бөтен дө...
Быел Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Габдулла Тукай исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның китаплары игелеккә өйрәтә, гадел һәм шәфкатьле булырга өнди. Борнак авыл китапханәсе, балалар бакчасында зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен, "Без-Тукай оныклары"исемле әдәби викторина үткәрде. Сабыйлар, шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, аларга кечкенә Апушның авыр балачагы турында сөйләнелде. Әдәби әсәрләре һәм шигырьләре укылды. Балалар викторина сорауларына җавап табарга тырыштылар. "Тукайның китаплары белән кызыксындылар. Чарабыз "Туган тел"җыры белән тәмамланды.