Бүген – Укытучылар көне.
Бүген – Укытучылар көне. Укытучыларның барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Авыр һәм катлаулы, әмма изге эшегезнең матур уңышларын күреп сөенергә язсын! Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, алар турында яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәргә насыйп булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф һәм аяз көннәр телибез!