Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы!
Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы! Сезне Борындык мәктәбе коллективы исеменнән 50 яшьлек юбилеегыз белән чиксез котлыйбыз! Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле җитәкче буларак беләбез. Шул ук вакытта сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы. Киләчәк тормышыгызда Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә. Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр Юлдаш булсын гомер-гомергә.