Бүген безнең мәктәптә беренче чирекне тәмамлауга багышланган тантаналы линейка узды. 🌟
Бүген безнең мәктәптә беренче чирекне тәмамлауга багышланган тантаналы линейка узды. 🌟 Мәктәп директоры Миләүшә Габдлхәбир кызы укучыларга көзге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлатты. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рафия Рифкать кызы укучыларыбызның уңышларын аерым горурлык белән билгеләп үтте: уку алдынгылары грамоталар белән бүләкләнде 👏 Аерым игътибарга 4 сыйныф укучысы Илназ Низамеев лаек булды — ул чирекне «бик яхшы» билгелэренэ генэ тәмамлады! 🥇 Барлык укучыларны да беренче чирекне уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз! Каникуллар кызыклы һәм тыныч үтсен, ә аннан соң без яңа көч белән укуга кайтачакбыз!🍂✨