24 апрельдә гимназиябезнең туган телебезне сөюче укытучылары, укучылары, әти -әниләре ...
24 апрельдә гимназиябезнең туган телебезне сөюче укытучылары, укучылары, әти -әниләре Дөньякүләм " Татарча диктант" белем тикшерү акциясенә кушылдылар. Диктант 2 өлештән тора иде. Башта сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен, аннары "Бәхет" хикәясен яздылар. Диктантта катнашкан барлык кешегә рәхмәт хатлары тапшырылды. Диктант нәтиҗәләренең кайберләре белән уртаклашасыбыз килә. Хөрмәтле укытучыларыбыз Ризидә Садыйкова, Ләйсән Хуҗина, укучыларыбызның әниләре Ләйсән Тимергалиева, Лилия Гайнетдинова диктантны "бишле" билгесенә яздылар. Котлыйбыз!
Канал в каталоге Максиметера
1 466 подписчиков · Школы и вузы