Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг-линейка узды. — 8 мая 2026 г. в 19:12:49.439
Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг-линейка узды. Безнең илдә һәр гаиләгә сугыш җиле кагылган һәм һәр гаиләнең үз батыры бар. Бүген укучылар һәм укытучылар, килгэн кунаклар яу кырында башын салган, безгә якты тыныч тормыш бүләк иткән якыннарын, барлык каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу безнең күңелләрдә шатлык, рәхмәт, горурлык хисе һәм сагыш уята торган бәйрәм! Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый. Бүген инде Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз арабызда калмады. 81 ел — зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн — батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне.

