МБОУ "Черемшанский лицей" Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 23 апреля 2026 г.
Бүген лицеебызда 3нче а сыйныфы укучылары Габдулла Тукайнын 140 еллыгына багышланган " ... — 23 апреля 2026 г. в 16:41:19.221
Бүген лицеебызда 3нче а сыйныфы укучылары Габдулла Тукайнын 140 еллыгына багышланган " Тукай яши безнең күнелләрдә" дигән әдәби -музыкаль кичә уздырдылар. Татар шигырьриятендә бөек сүз остасы, милли әсәрләр классигы Г.Тукай - иң якты йолдыз ул.Анын исеме мәдәниятебезнен үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле. Кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм әдәби мирасы белән таныштырдылар.Алар Г.Тукайнын шигырьләрен яттан сөйләде, аның әсәрләренә багышланган җырлар башкарды. " Бала белән күбәләк ", " Кызыклы шәкерт" шигырьләрен, " Шүрәле", "Су анасы'" әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тамашачыларга шагыйрьнен иҗаты буенча сораулар бирелде. Укучылар Г.Тукайнын " Эш беткәч, уйнарга ярый" шигыре буенча татарча мультфильм карадылар. Бәйрәм татар халкының гимны булып торган " Туган тел" җыры белән тәмамлады. Г.Тукай иҗаты бүгенге көндә дә бик актуаль.Анын иҗади мирасы туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли,тырыш хезмәтнең кадерен белергә, матурлыкны танып белергә өйрәтә.

