МБОУ "Черемшанский лицей" Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 23 апреля 2026 г.
Бәләкәйдән түтәлләрдә: София "ЭкоЯз"ны өйләреннән башлый! — 23 апреля 2026 г. в 05:39:24.613
Бәләкәйдән түтәлләрдә: София "ЭкоЯз"ны өйләреннән башлый! Ә сез беләсезме, “ЭкоЯз" өчен бернинди дә чикләр юк. 3 нче б сыйныфының яшь укучысы-Спиридонова София - үзенең шәхси бакчасына старт бирде инде! Урамда әле салкынча булса да, София өйләрендә үсентеләр утыртты. Пөхтә стаканнар, туфрак, орлыклар һәм кайгыртучан куллар — чын могҗиза өчен иң кирәге шулар. Тиздән беренче яшел үсентеләр шытып чыгачак, ә көннәр җылынгач, бу нык үсентеләр бакчага китәчәк. Табигать турында ел буе, хәтта бүлмәдән чыкмыйча да, кайгыртырга мөмкин булуы өчен Софиягә рәхмәт! Эшләрең уң, уңышы мул булсын!

