МБОУ "Черемшанский лицей" Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Школы и вузы · 19 февраля 2026 г.
Разные языки - одна большая семья🫶🏻
Разные языки - одна большая семья🫶🏻 Сегодня мы устроили настоящий языковой фейерверк в честь Дня родного языка. Концерт получился невероятно разнообразным — и это лучшая иллюстрация того, что мы живем в одной большой и дружной семье!❤️ На сцене сегодня звучали языки: 🇷🇺 Русский 🪶 Татарский 🌾 Чувашский 🎻 Мордовский 🇦🇲 Армянский 🇬🇧 Английский 🔥 Азербайджанский Ребята читали стихи так проникновенно, что мурашки бежали по коже, танцевали так зажигательно, что ноги сами пускались в пляс, а песни хотелось подпевать хором! 👏 Огромное спасибо всем артистам за талант и учителям за подготовку! Гордимся нашим лицеем и нашим общим богатством — дружбой и уважением друг к другу! ❤️ Тиздән “Халыкара туган тел көне” җитә, шул уңайдан бүген бездә бәйрәм узды. Әлеге чара төрле милләтләрне берләштереп кенә калмый, якынайта да. Һәр халык үз туган теленә мәдхия җырлый! Безнең лицейда җиде төрле милләт баласы белем ала, алар: татар, рус, чуваш, мордва, таҗик, әзербәйҗан, әрмән. Бүген һәр милләт вәкиле, сәхнәгә чыгып, үзенең туган телендә шигырь укыды. Җырчы сандугачларыбыз Кәримова Зәлидә һәм Хузеева Варвара җыр башкардылар (7б). 3 нче а сыйныфы укучылары “Ай зар-генәем” исемле җырлы-бию күрсәттеләр (кл.җит. Гирфанова Г.С.). Төхфәтуллина Дилбәр белән Глюмов Марсель (10а кл) чараны матур итеп алып бардылар, тамашачыларның зирәклеген тикшереп, уеннар да уйнатып алдылар. Чарада 2а, 2б, 5а, 5б, 6а, 7б, 9б сыйныфларыннан укучылар катнашты. Бәйрәмебезне бергәләп башкарган “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Һәр милләт баласы үз туган телен яратсын, белсен, онытмасын һәм сөйләшсен иде! (Чараны әзерләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Котбиева М.В.)
Канал в каталоге Максиметера
394 подписчиков · Школы и вузы