8️⃣ сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне!
8️⃣ сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне! 📝Бу истәлекле көн илебездә туган телләрне саклау, үстерү һәм хуплау максатыннан булдырылды. 📌Бәйрәмнең датасы да тирән мәгънәгә ия: 8 сентябрь — күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көне. Аның иҗаты халыклар дуслыгының һәм мәдәниятләр бердәмлегенең якты символына әверелде. 📝 8 сентябрьдә, «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты кысаларында безнең мәктәп укучылары да татар телендә диктант язуда катнаштылар. 📌Бу чара белемнәрне тикшерү генә түгел, ә илебезнең мәдәни күптөрлелегенә хөрмәт символы. Россия халыклары телләрендә диктантлар уздыру традицияләрне сакларга, яшь буынга туган тел байлыгын тапшырырга ярдәм итә. Мондый акцияләр милли телләрне өйрәнүгә кызыксыну уята, мәдәниятара диалогка ярдәм итә, тел һәм мәдәният аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли. #диктантнаязыкахнародовРоссии #деньязыковнародовРоссии