МБОУ "Чертушкинская начальная школа-детский сад НМР РТ"
Образование · 23 апреля 2026 г.
ТРАДИЦИЯ ДӘВАМ ИТӘ — 23 апреля 2026 г. в 17:01:50.043
ТРАДИЦИЯ ДӘВАМ ИТӘ Зирекле авылында Мидхәт Газыймов инициативасы белән башланып киткән эш дәвам итә. Быел егерме икенче тапкыр биредә Шигырь бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәм үзгә төсмер алды, чөнки ул Г.Тукайның 140 еллыгына багышланды һәм "Без - Тукай варислары" конкурсының җиңүчеләрен үзенә җыйды. Бәйрәмне Зирекле лицееның татар теле укытучысы Ризидә Газыймова шагыйрьнең тормышыннан аз билгеле кызыклы фактлар белән үреп алып барды. Мидхәт Газыймов исемендәге музей исә барлык укучыларны да Тукайга багышланган күргәзмә һәм уникаль экспонатлары белән каршы алды.

