Гаилә көне белән сезне , дуслар! — 8 июля 2026 г. в 05:53:27.913
Гаилә көне белән сезне , дуслар! Бәйрәм белән котлыйм сезне , дуслар , Гаиләгезнең теләп ныклыгын. Саклагыз сез Гаилә җылылыгын , Саклагыз сез Гаилә шатлыгын !!! Гаилә ул - нәни генә дәүләт. Төрле хәлләр анда булгалый. Тик саклагыз сез ул дәүләтне Һич бер нәрсәгә дә карамый. Гаиләнең төзек , нык булуы Үзе шатлык , үзе зур бәхет. Гаиләнең бөек тәхетендә Гел хакимлек итсен шул БӘХЕТ!!! 8 июль-гаилэ, мэхэббэт hэм тугрылык коне.Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын кунелдэн котлыйбыз.hэр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!

