МБОУ ДО "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Образование · 5 сентября 2026 г.
5 сентября — Международный день благотворительности. — 5 сентября 2026 г. в 08:51:39.245
5 сентября — Международный день благотворительности. Этот день напоминает нам, что даже маленькое доброе дело способно согреть чьё-то сердце. Основой мероприятия является — воспитание у детей положительных качеств характера и мотивация детей на совершение добрых поступков, дел во благо других. С преподавателем «Сабинской ДШИ им. Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных» Галиевой Э. Р. решили отметить его по-особенному. Для учащихся художественного отделения прошла лекция- беседа о том, что такое благотворительность, зачем помогать другим и как важно быть неравнодушным. Ребята с большим интересом слушали, задавали вопросы и делились своими историями. А затем мы провели акцию «Дерево добрых дел». Каждый ребёнок нарисовал на бумажном листочке своё доброе дело: кто-то помог маме, папе , кто-то помог солдатам с гуманитарной помощью, а кто-то покормил бездомного котёнка или собачку. Пусть это дерево напоминает нам, что добро — вокруг нас, и оно начинается с каждого из нас. Присутствовали: 1 преподаватель, 11 учеников. 5 сентябрь — Халыкара хәйриячелек көне. Бу көн безгә хәтта кечкенә генә изге гамәлнең дә кемнеңдер күңелен җылытырга сәләтле булуын искәртә. Чараның төп максаты — балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү һәм аларны башкалар игелеге өчен изге гамәлләр кылырга дәртләндерү. «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укытучысы Эльвира Раефовна Галиева белән бу көнне үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булдык. Сәнгать бүлеге укучылары өчен хәйриячелекнең нәрсә икәнлеге, башкаларга ни өчен ярдәм итәргә кирәклеге һәм битараф булмауның мөһимлеге турында лекция-әңгәмә үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм үзләренең тормышларындагы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Аннары без «Изге гамәлләр агачы» акциясен үткәрдек. Һәр бала кәгазь яфракка үзенең изге гамәлен ясады: кемдер әнисенә, әтисенә булышкан, кемдер солдатларга гуманитар ярдәм күрсәткән, ә кемдер урамдагы песине яки этне ашаткан. Бу агач безгә изгелекнең тирә-юнебездә булуын һәм аның һәрберебездән башлануын искәртеп торсын. Катнаштылар: 1 укытучы, 11 укучы.

