8 нче "А" сыйныфы укучылары шагыйрә Эльвира Ихсанова белән очрашуда
8 нче "А" сыйныфы укучылары шагыйрә Эльвира Ихсанова белән очрашуда 8 нче "А" сыйныфы укучылары шагыйрә Эльвира Ихсанованың яңа дөнья күргән «Үрләрне менгәндә» исемле китабын тәкъдир итү кичәсенә бардылар. Кичә бик матур һәм җылы мохиттә үтте. Укучылар шагыйрәнең иҗаты белән якыннанрак таныштылар, аның шигырьләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп яттан укыдылар. Чарага мәртәбәле кунаклар — язучылар, әдәбият белгечләре һәм иҗат әһелләре чакырылган иде. Алар яшь буынга туган телне саклау һәм әдәбиятның кыйммәте турында үзләренең киңәш-теләкләрен җиткерделәр. Укучылар бу кичәдән рухи азык туплап, якты һәм җылы тәэсирләр белән кайттылар. Мондый иҗади очрашулар балаларда туган телебезгә, милли әдәбиятыбызга карата мәхәббәтне тагын да ныгыта. ______________________________ Советники по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации . #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
Канал в каталоге Максиметера
429 подписчиков · Школы и вузы