Бүген лицеебызда искиткеч вакыйга булды - без Казан театр коллиятенең 2 курс студентлар... — 18 марта 2026 г. в 15:01:28.737
Бүген лицеебызда искиткеч вакыйга булды - без Казан театр коллиятенең 2 курс студентлары башкаруында " Тукайлы балачак" җырлы - уен спектаклен карадык. Студентларның чын күңелдән, илһамланып төрле уен коралларында уйнаулары, безне Тукай дөньясына алып кайтты, таң калдырды. Кечкенә Апушның язмышын шул кадәр оста җиткерделәр, хәтта күзгә яшьләр килде. Яшь артистларга һәм аларның җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә яңа спектакльләр белән көтеп калабыз!

