Бөек Ватан сугышы– илебез тарихында иң тетрәндергеч тарихи вакыйга. — 6 мая 2026 г. в 17:07:04.380
Бөек Ватан сугышы– илебез тарихында иң тетрәндергеч тарихи вакыйга. Дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагылды. Бөек Җиңү көне алдыннан укучыларга патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш каһарманнарын искә алу максатында, 1 Б сыйныфы укучылары белән эчтәлекле чара үткәрелде.Сыйныф җитәкчесе Белаева Э.Г. балаларга сугыш афәтләре турында, солдатларның сугышта күрсәткән батырлыклары турында аңлатты. Ә һәр укучы тирән горурлык хисе белән үз туганнарының, бабаларының портретларын күрсәтеп, алар турында сөйләделәр.Укучылар һәр чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар. Мондый чаралар балалар күңелендә эзсез югалмас, алар бервакытта да бабаларының якты истәлегенә тап төшермәс.

