МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" г.Альметьевска РТ
Образование · 15 мая 2026 г.
15 май – ХАЛЫКАРА ГАИЛӘ КӨНЕ! — 15 мая 2026 г. в 09:33:00.331
15 май – ХАЛЫКАРА ГАИЛӘ КӨНЕ! Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын! Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар, әти-әниләр, кадерле укучылар!!! Поздравляем вас с праздником, олицетворяющим высокие нравственные идеалы и имеющим большое духовное значение — с Международным днем семьи! Семейные традиции были предметом гордости, их передавали из поколения в поколение. Крепкие семейные узы дают ощущение твердой почвы под ногами, помогают в созидании, несут радость и поддерживают в печали. Желаем вам беречь друг друга, ценить каждый момент, проведенный с родными и близкими, и не стесняться выражать свою любовь ко всем членам семьи! Будьте счастливы вместе !

