МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" г.Альметьевска РТ
Образование · 26 мая 2026 г.
Изге җомга көнендә 7 нче В сыйныфы укучылары "Домино" сәүдә үзәгендә урнашкан "Для СВОи... — 26 мая 2026 г. в 10:37:48.393
Изге җомга көнендә 7 нче В сыйныфы укучылары "Домино" сәүдә үзәгендә урнашкан "Для СВОих" гуманитар ярдәм җыю үзәгенә экскурсиягә барды. Илебез тынычлыгын саклаучылар өчен даими ярдәм алып барган үзәк эшчәнлеген балалар үз күзләре белән күреп кайтты, үзләре алып барган күчтәнәчләрне тартмаларга тутырдылар. Мондый штабларда алып барылган эш бәяләп бетергесез. Тамчыдан күл җыела: авыр заманнарда бердәмлек безне көтелгән Җиңү көненә илтеп җиткерер дигән өмет белән яшибез. Экскурсияне оештырган Алсу Идрисовнага чын күңелдән рәхмәт!

