МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" г.Альметьевска РТ
Образование · 1 сентября 2026 г.
Белем көне белән, кадерле Гимназия!📖📚📘✏️🖊️🔔 — 1 сентября 2026 г. в 12:48:28.652
Белем көне белән, кадерле Гимназия!📖📚📘✏️🖊️🔔 1 сентябрь иртәсе чын мәгънәсендә бәйрәмчә булды. Мәктәп ишегалды тагын көлү, музыка һәм чәчәкләрнең хуш исе белән тулды - яңа уку елы башланды! Укучылар зур чәчәк бәйләмнәре белән кызыксынып мәктәп территориясенә керделәр. Тантаналы линейкада Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының гимнары яңгырады һәм байраклары күтәрелде. Директор Валиуллина Фирүзә Җәвит кызы барысын да уку елы башлану белән котлады. Матур җырлар, биюләр, беренче кыңгырау чыңлавы бәйрәмебезне бизәде. Алда безне яңа ачышлар, зур вакыйгалар елы көтә. Ул һәркем өчен нәтиҗәле, кызыклы һәм игелекле булсын!💥💯

