Бүген Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзенчәлекле җылы атмосфера хөкем сө... — 26 апреля 2026 г. в 13:20:49.000
Бүген Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзенчәлекле җылы атмосфера хөкем сөрде. Биредә шигърият көне генә түгел, ә бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган тантана да булды.Чарада Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты искә төшерелде. Аның әсәрләренең бүгенге көн өчен дә актуаль булуы ассызыкланды. Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Тукай шигырьләрен иң оста сөйләүчеләр – җиңүчеләр тәбикләнде. Шулар арасында безнең гимназия укучылары да бар иде. Гимназиябез укучысы Дәүләтшина Сылу 1 нче урынны яулады.10 сыйныф укучысы Шәфыйков Рафаэль Азат Зыятдинов исемендәге премиягә лаек булды, Бикчентаева Сумбел махсус приз белән бүлэклэнде. Хәтта, чыгарылыш сыйныф укучыбыз Давлетшин Саид урын алып буләкләнде. Укучыларыбыз белән горурланабыз. Бу көн, һичшиксез, һәр катнашучының күңелендә тирән эз калдырыр. Габдулла Тукай мирасын саклау, пропагандалау һәм яшь буынга тапшыру – ул безнең уртак бурычыбыз. Сегодня парк имени Габдуллы Тукая наполнился особой атмосферой. Это был не просто День поэзии, но и торжество в честь дня рождения великого татарского поэта. Праздник, посвященный 140-летию На литературно-музыкальном вечере были отмечены победители конкурсов чтецов, для которых исполнение стихов Тукая стало самой ценной наградой. Со сцены звучали строки в исполнении талантливых чтецов, которые затронули сердца теплом и любовью к родной культуре. Ученица нашей гимназии Давлетшина Сылу заняла прекрасное 1 место.Ученик 10 класса Шафиков Рафаэль стал лауреатом премии имени Азата Зиятдинова, ученица Бикчентаева Сумбюль стала обладательницей специального приза. Также наш выпускник Давлетшин Саид занял первое место и рассказал одно из сильнейших произведений. Гордимся своими учениками.

