МБОУ "Гимназия №10" Авиастроительного района г. Казани
Образование · 1 сентября 2026 г.
🍁Бүген безнең гимназия яңа уку елын ачты. Кемдер бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын... — 1 сентября 2026 г. в 15:05:43.777
🍁Бүген безнең гимназия яңа уку елын ачты. Кемдер бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, ә кемгәдер 1 сентябрь тантанасы соңгы тапкыр булды. Балалар, әти-әниләр һәм укытучылар белән бергәләп уку елына старт бирдек. ✨Гимназиябез директоры Шарафутдинова Эльза Фагимовна барыбызны да котлап, бик матур сүзләр әйтте. ✨Бәйрәмебезгә хөрмәтле кунак та килгән иде — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары буенча мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Хәмидуллина Эльмира Хәниф кызы. Ул да үз теләкләрен җиткереп, уңышлар теләде. 🔔Яңа уку елы ачык дип игълан ителде. Кыңгырау чылтырады, дәресләр башланды. 🗓Алда — уку, имтиханнар һәм яңа мөмкинлекләр. Уңышлар! Фотолар монда👇 https://vk.ru/album-216260352_311676850 #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ЗаЗнаниями

