МБОУ "Гимназия №10" Авиастроительного района г. Казани
Школы и вузы · 24 апреля 2026 г.
🎉Тукай рухы безнең белән!
🎉Тукай рухы безнең белән! Бөтендөнья татар конгрессы карары белән 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бу — бөек шагыйребезнең тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырыла торган истәлекле вакыйга. Шушы уңайдан оештырылган Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә безнең гимназия дә актив катнашты. Бүген 30 укучыбыз бөек Тукай телендә үз белемен сынады, туган телгә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен күрсәтте. Без укучыларыбыз белән горурланабыз! Аларның һәрберсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да туган телебезне, мәдәниятебезне һәм бөек шәхесләребезне онытмыйча, аларның иҗатын өйрәнеп яшик! #ТукайЕл2026 #ТатарчаДиктант #ТуганТел #Гимназия10 #140ел
Канал в каталоге Максиметера
631 подписчиков · Школы и вузы