«Сабантуй» журналын кулга алуга иң беренче эш итеп нәрсәгә күз салабыз? Әлбәттә, тышлыг...
«Сабантуй» журналын кулга алуга иң беренче эш итеп нәрсәгә күз салабыз? Әлбәттә, тышлыгына! 😊 Шулай бит? Укучыларыбыздан безгә еш кына: «Тышлыкка минем дә чыгасым килә. Ничек эләгергә?» - дигән сораулар килә. Дуслар! Журналыбыз тышлыгын милләтебезнең сәләтле, тырыш, киләчәктә илебез горурлыгы булырлык балалары бизи. Һәм, әйе, сезнең дә «Сабантуй» тышлыгы герое булырга мөмкинлегегез бар! ❗Моның өчен яхшы укырга, үзеңә ошаган шөгыль белән мавыгырга, төрле бәйгеләрдә катнашып, дипломнар һәм кубоклар яуларга, ә иң мөһиме - туган телеңне яратып, татарча матур сөйләшергә кирәк. ❤️ Ә октябрь саныбыз тышлыгы герое Хәсән Гыйльманов - нәкъ шундый татар егете! Ул күп кенә яшьтәшләренә үрнәк булырлык тырыш, кызыксынучан һәм сәләтле малай. Ә Хәсән нәрсәләр белән кызыксына икән? 📚🏆⚽ Фотосессия мизгелләре белән танышканда, аның яраткан шөгыльләре турында Хәсән үзе сөйләсен!