ИГЬТИБАР! ПРЕМЬЕРА!🎭
ИГЬТИБАР! ПРЕМЬЕРА!🎭 Бүген безнең гимназиябез сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты, педагогик фәннәре кандидаты Ильяс Халиков житәкчелегендәге «Минбар» театры Гелүсә Батталованың «Тылсымлы пароль» пьесасын сәхнәләштерде. Сюжет үзәгендә-үткәннең серләрен чишү өчен ачкыч булган яшерен пароль турындагы тарих. Әлеге серсүз (пароль) призмасы аша автор хәтер, мирас һәм кеше өчен яшерен, ләкин әһәмиятле тарихлар һәм якыннары белән бәйләнешләрнең, аның шәхесен ничек билгеләве темаларын тикшерә. Спектакль hәр тамашачы күңеленә хуш килде.