🦋Күзләреңне балачактан сакла. Язганда яисә укыганда, дәфтәреңне яки китабыңны дөрес ер...
🦋Күзләреңне балачактан сакла. Язганда яисә укыганда, дәфтәреңне яки китабыңны дөрес ераклыкка куй. Моның өчен имән бармагың белән кашыңа кагыл. Бармак очыннан терсәгеңә кадәр булган ара «Хармон ераклыгы» дип атала. «Хармон ераклыгы»ннан укылган китап күзләргә зарар салмый. 🦋Караңгыда, эңгер-меңгердә укыма. Бүлмәң яхшы яктыртылган булсын. Эш өстәлеңдә өстәмә лампаң булса, тагын да яхшырак. 🦋Гаджетларны мәгълүмат табу яисә шалтырату өчен генә куллан. Көне буе телефон карап утырма. 🦋Күзләргә дә ял кирәк! Моның өчен кимендә 2 сәгать көн яктысында урамда йөрергә тырыш. 🦋Күзләргә файдалы булган ашамлыклар аша. Алар арасында эремчек, кефир, балык һәм диңгез продуктлары, сыер ите, кишер, кәбестә, караҗиләк, нарат җиләге, мүк җиләге, петрушка һәм укроп бар. #сәламәтбул