💖 ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ-2026
💖 ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ-2026 22 нче октябрь көнне «Татар кызы, Татар егете-2026» шәһәр бәйгесенең район этабы узды. Безнең укучыларыбыз Мустафина Әминә һәм Мухаметзянов Кәрим уңышлы чыгыш ясадылар. Алар мәртәбәле жюри каршында визит карточкасын, татар халкының бәбигә исем кушу йоласын һәм Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр. Укучыларыбызга зур җиңүләр яулауларын теләп калабыз! Аларны әзерләгән укытучыларга - Роза Нургадовна, Алия Фоатовна, Артур Ралифович, Эльза Равхатовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!