💖 ЯЗУЧЫ БЕЛӘН ҖЫЛЫ ОЧРАШУ
💖 ЯЗУЧЫ БЕЛӘН ҖЫЛЫ ОЧРАШУ Бүген гимназиябездә истәлекле вакыйга булды: 2 «Г» һәм 4 «Б» сыйныф укучылары яраткан балалар язучысы һәм шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова белән очрашты. Әңгәмә бик ихлас, күңелле һәм җанлы шартларда узды. Укучылар авторның шигырьләрен сокланып тыңлады, сорауларын яудырды һәм язучы белән аралашудан онытылмас тәэсирләр алды. Мондый әдәби чаралар яшь буында китапка һәм туган телебезгә олы мәхәббәт уята, дөньяга карашны киңәйтә. Йолдыз Шәрәповага күңелле очрашу өчен зур рәхмәт әйтәбез һәм аны гимназиябездә тагын көтеп калабыз!