“Татарча диктант” халыкара акциясе — 25 апреля 2026 г. в 11:59:10.156
“Татарча диктант” халыкара акциясе Дөньяның төрле илләрендә татар теленнән белемне тикшерү һәм ана телен популярлаштыруга юнәлдерелгән чара ул. Быел акция унберенче тапкыр оештырыла һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Аның иҗаты татар теле һәм әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. “Татарча диктант” акциясендә гимназия укучылары да теләп катнашты. Г.Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек язылды.

