Бүген "Каенкай" мәктәп яны лагеренең ачылышы булды.Балаларны яклау көненә туры килгән... — 1 июня 2026 г. в 11:16:36.916
Бүген "Каенкай" мәктәп яны лагеренең ачылышы булды.Балаларны яклау көненә туры килгән лагерь сменасы ачылышы көнендә Беренчеләр хәрәкәте активистлары якты флешмоб белән старт бирделәр. Беренчеләр хәрәкәте гимны астына балалар бергәләшеп биеделәр. Бу флешмоб разминка гына түгел, ә күңелле, актив һәм файдалы каникулларга старт булды. Шулай итеп, бию анда катнашучыларны берләштерде, җәй - ул яңа дуслар, яхшы эшләр һәм һәр бала турында кайгыртулар вакыты икәнен искә төшерде.

