МБОУ "Гимназия 20 имени Абдуллы Алиша" Советского района, г.Казани
Лайфстайл · 8 июля 2026 г.
"Ярдәм-Помощь" гомуммилли хәйрия фонды Апас районы үзәгендә малайлар өчен ( 10-16 яшьл... — 8 июля 2026 г. в 13:24:14.451
"Ярдәм-Помощь" гомуммилли хәйрия фонды Апас районы үзәгендә малайлар өчен ( 10-16 яшьлек) "Мирас" пансионаты ачты.Муниципаль мәктәп кысаларында тулы урта белем алуны һәм илебезнең дини фикер тарихы, традицион ислам нигезләре һәм мөселман әхлагы темасына өстәмә дәресләр уздыру аша рухи тәрбия бирүне берләштергән пансионат ул. Пансионат татар телен һәм кайбер чит телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә. Иркен уку аудиторияләре, заманча актлар залы һәм кворкинглар педагогик процессны оештыру өчен гамәли әһәмияткә ия. Бүгенге көндә пансионат коллективы Апас бистәсендәге "Хәҗәр" рухи-әхлакый үзәге базасында җәйге мәктәп оештырган.

