Театр дөньясына сәяхәт🎭
Театр дөньясына сәяхәт🎭 5А, 6Г һәм 8А укучылары актриса Ахсанова Сәрия Тәлгатовна белән очраштылар🎭 Туфан Миннуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры актрисасы укучылар белән кызыклы очрашу үткәрде. Артистка үз эшчәнлеге турында сөйләде, рольне әзерләүнең серләрен ачты, сәхнә артындагы тормыштан кызыклы хикәяләр белән бүлеште. Укучылар күп сораулар бирделәр, бик актив катнаштылар. Очрашу балалар өчен үзенчәлекле тәэсир калдырды — театр дөньясы алар өчен тагын да якынрак булды! 🌟 Очрашуны оештыручы укытучылар Мөхлисуллина Г.Н., Егорова Л.М. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.