МБОУ "Гимназия №3 с татарским языком обучения" Кировского района г. Казани
Образование · 27 апреля 2026 г.
Гимназиядә «Татарча яз»! ✍️✨ — 27 апреля 2026 г. в 12:19:36.871
Гимназиядә «Татарча яз»! ✍️✨ Бүген гимназиябездә милли рух тагын да тантана итте — укучыларыбыз «Татарча яз» акциясе кысаларында диктант яздылар. Бу чарага башлангыч сыйныф укучыларының да актив кушылуы безне аеруча сөендерде. Бигрәк тә 2б, 3а сыйныфларында дәрес чын бәйрәмгә әверелде: 🎶 Дәрес башында укучылар бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар. 👑 Милли киемнәр — чиккән калфаклар һәм түбәтәйләр — дәрескә аерым бер ямь бирде. 📝 Укучылар Г. Тукайның «Туган тел» шигырен диктант итеп яздылар. 🎨 Бланкларны исә милли бизәкләр белән бизәп, чын сәнгать әсәре ясадылар! Мондый дәресләр балалар күңелендә туган телгә карата мәхәббәт һәм горурлык хисен яшьтән үк тәрбияли. «Татарча яз» акциясе безне тагын бер кат берләштерде! Сегодня в гимназии наши ученики писали диктант в рамках акции «Татарча Яз». Особенно порадовало активное участие учеников начальных классов в этом мероприятии. Уроки в 2б и 3а классах превратились в настоящий праздник: 🎶 В начале урока ученики вместе исполнили песню «Туган тел» (Родной язык). 👑 Национальные костюмы — вышитые тюбетейки и калфаки — придали уроку особый колорит. 📝 Ученики написали стихотворение Г. Тукая «Туган тел» в качестве диктанта. 🎨 Бланки они украсили национальными узорами, создав настоящие произведения искусства! Такие уроки с юных лет воспитывают в детях любовь и гордость к родному языку. Акция «Татарча Яз» в очередной раз объединила нас! #ТатарчаЯз #ТуганТел #Гимназия3 #НациональноеВоспитание #Тукай

