32 нче гимназиянең 7-8 нче сыйныф укучылары "Исәнме, минем яраткан шәһәрем!" проекты кы...
32 нче гимназиянең 7-8 нче сыйныф укучылары "Исәнме, минем яраткан шәһәрем!" проекты кысаларында үткәрелгән "Минем шәһәремнең урамнары" муниципаль фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Конференция нәтиҗәләре буенча, Авксентьева Виктория 1 нче урынга, Миронова Елизавета 2 нче урынга, Макаров Александр 3 нче урынга, Рузанов Максим катнашучы исеменә лаек булдылар. Укучыларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!