📚27 август көнне Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гимназия базасында Казан шәһәр... — 29 августа 2026 г. в 15:33:36.961
📚27 август көнне Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гимназия базасында Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәгариф хезмәткәрләренең «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр" дигән темага август киңәшмәсенең милли мәгариф секциясе утырышы узды. 📗Киңәшмәне Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Э.Х. Хәмидуллина ачып җибәрде һәм 2025-2026 нчы уку елында милли мәгарифне үстерү буенча эш нәтиҗәләре, 2026-2027 нче уку елына куелган бурычлар белән таныштырды. 📕33 нче гимназия директоры Ф.И. Гизатуллин киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде, яңа уку елында укытучыларга уңышлар теләде. 📘 "Заманча мәгариф: яңа таләпләр һәм яңа бурычлар" дигән темага Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары укыту-методик секторының мәгълүмати-методик бүлеге методисты И.М. Ильясова чыгыш ясады. 📙2026-2027 нче уку елында туган телләрне укыту буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән миңистрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Э.Х. Гыйззәтуллина таныштырды. 📗Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан республикасының халык укытучысы Р.Р. Шәмсетдинова 2027-2027 нче уку елында туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытудагы актуаль мәсьәләләргә тукталды. 📕 "Ясалма фәһем: технологик алгарышның ике йөзе" дигән темага Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Л.К. Хисмәтова чыгыш ясады. 📘Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча белгече Р.Ә. Баһавиева татар телен үстерү, аның кулланыш даирәсен киңәйтү юнәлешендә мәктәпләр эшчәнлегенең роленә тукталды. 📙 Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары бүлеге җитәкчесе Г.Ш. Гыйниатуллина укытучыларны Ассоциация җитәкчесе Р.Ф. Фәттахова исеменнән сәламләде, ассоциация эшчәнлегенең төп юнәлешләренә тукталды. 🎤2026 нчы ел Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елы. Шул уңайдан 33 нче гимназиянең 4б сыйныфы укучысы Амирханян Мелания әнисе Амирханян Гоар белән Ереваннан Казанга... Татар үзәгендә әрмән күңеле хисләрен җыр аша тамашачыларга җиткерделәр. 💐Киңәшмә районыбызда туган телне үстерүгә зур өлеш керткән алдынгы укытучыларны бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. 🎭 Музыкаль бүләк "Алмачуар" театр фестиваленең Гран-при иясе, 33 нче гимназиянең МБОУ «Гимназия №33» г.Казани ”Өмет" театр төркеме укучылары тарафыннан бөек шагыйребез Г. Тукайның 140 еллыгына багышлап куелган "Маҗаралы Тукай мәйданы" спектакле булды. Автор һәм режиссер: К.А. Фәйзуллина 📸 Фотолар түбәндәге сылтама аша: vk.ru/album-212757646_3133... 🌸 33 нче гимназиянең туган тел укытучыларына max.ru/join/MObB7... рәхмәтләребезне җиткерәбез. 📝Пост авторы: Г.Ш. Гиниатуллина #УчувКазани #УчусьвКазани #КазанскоеОбразование #МБОУГимназия33 #ШколаРадости #МыВместе #БезБулдырабыз #WeAreTogether #NousSommesEnsemble

