Игътибар үзәгендә – Табигать! — 26 апреля 2026 г. в 09:58:35.606
Игътибар үзәгендә – Табигать! Бу атнада гимназиябез укучылары «Эковесна» конкурсы кысаларында мөһим эш башкарды. Атнаның биреме – «Табигать язмышы безнең кулларда» (җимеш агачлары һәм куаклар утырту). Укучылар мәктәп территориясендә һәм аның тирәсендә төрле җимеш агачлары утыртты: алмагачлар, чияләр, сливалар, карлыган куаклары. Һәр укучы үз агачын өйрәнеп, аны тәрбияләүгә вәгъдә бирде. Бу чара – табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт, җиргә мәхәббәт тәрбияләү юлында тагын бер адым. Укучылар агачлар утырту гына түгел, ә аларга карау, су сибү, туфракны йомшарту кебек эшләрне дә өйрәнде. «Безнең буын табигатьне сакларга тиеш, чөнки киләчәк безнең кулларда!» – диләр гимназистлар. Агачлар үссен, табигатебез матур булсын! 🌳🍎 #Эковесна #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ #ТабигатьЯзмышыБезнеңКулларда #Гимназия #ҖимешАгачлары #Экология #ТабигатьнеСаклыйбыз

