24 нче апрель көнне гимназиябез «Татарча диктант-2026» акциясенә кушылды. Туган телебе...
24 нче апрель көнне гимназиябез «Татарча диктант-2026» акциясенә кушылды. Туган телебезне яратучы укучылар, укытучылар һәм ата-аналар татар телендә диктант яздылар. Диктант тексты итеп Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» хикәясе бирелгән иде. Акция бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.
2 607 просмотров