12 февраль 14.00 дә Казанның Сәйдәш мәдәният үзәгендә "Гәүһәр" балалар фестивале узды. ...
12 февраль 14.00 дә Казанның Сәйдәш мәдәният үзәгендә "Гәүһәр" балалар фестивале узды. Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект быел да Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Бу проектта ел саен безнең 90 нчы гимназия укучылары да катнаша. «Гәүһәр» фестивале – зур проектның нәтиҗәсе ул. Дүрт ай дәвамында, 2025 елның октябрь-гыйнвар аралыгында, укучылар остазларыннан 20 дәрес алдылар. Быел укучылар үзләрен курчак театры юнәлешендә сынап карадылар. Остазлары Татарстанның атказанган артисты Альбина Шаһгалиева җитәкчелегендә Г. Тукайнын " Су анасы" әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр һәм финалда уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларны һәм остазлары Альбина Рәзифовнаны зур уңышлары белән котлыйбыз!