Буген белем бәйрәме! Саба гимназиясе узенең яраткан укучыларын яна уку елында янәдән ко... — 1 сентября 2026 г. в 15:10:42.683
Буген белем бәйрәме! Саба гимназиясе узенең яраткан укучыларын яна уку елында янәдән колач жәеп каршы алды. Балаларны һәм укытучыларны белем учреждениесе директоры Айнур Шәймәрданов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Капитонова, "Комос Групп" Агрохолдингы составында булган "Татмитагро" җәмгыяте идарәчесе Виктор Сидорук тәбрикләде."Солдатка аш" ярдәм штабы әгъзасы Рузалия Нәҗметдинова, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм чаралары оештырган очен хәрби часть исеменнән килгән Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук, әтиләре хәрби зонада хезмәт итуче укучылар уку өчен кирәк булган ярдәм алды. "Саба" йөзу бассейны житәкчесе Гөлназ Сафина жәй көне спорт учреждениесендә хезмәт куйган укучыларга Рәхмәт хаты белән акчалата буләк тапшырды. Бәйрәм линейкасына ветеран укытучылар да чакырулы иде. Алар бугенге укучылар өчен соенеп, куңелләреннән уңышлар теләп утырды. Саба гимназиясендә бу уку елында 1049 бала укыячак. Шуларнын 103се 1нче сыйныфка кабул ителде. 11 нче сыйныфны 19 укучы тулыландыра. "Комос Групп" Агрохолдингы ярдәме белән мәктәптә 2 агрокласс өр-янадан җихазландырылган. 7б хәм 8б сыйныфлары шушы юнәлештә белемнәрен дәвам итәчәк, бу аларга киләчәктә узләренә һөнәр узләштеру мөмкинлеге бирә. Гимназиядә бу жәйдә ашханәдә Тулы ремонт әшләре башкарылып яна унайлыклар булдырылган. Бәйрәм линейкасында 1нче сыйныфка килуче балалар хәм чыгарылыш укучылары катнашты. Һәрвакыттагыча бәйрәм кунелле, матур чыгышлар белән үрелеп барды. Ә инде башка сыйныфларда укучылар өчен буген "Разговоры о важном" дигән класс сәгатьләре уткәрелде. Хәерле уку еллары һәм уңышлар юлдаш булсын!

