Чыгарылыш кичәсе-һәркемнең тормышында онытылмаслык вакыйга! — 27 июня 2026 г. в 11:03:10.096
Чыгарылыш кичәсе-һәркемнең тормышында онытылмаслык вакыйга! Бүген безнең мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның якыннары бу сәгатьне дулкынланып көттеләр. Мәктәп белән хушлашу мизгеле – ул олы тормышка зур юлның башы. Әле күптән түгел генә соңгы кыңгырау чыңлады , артта - дулкынландыргыч имтиханнар, ОГЭ, чыгарылыш кичәсенә әзерлек… Һәм менә ул — 9 еллык марафонда чик сызыгы: сыйныфташлар һәм яраткан укытучылар арасында соңгы кичә. Үсеп җиткән, чибәр, матур, бер үк вакытта бераз күңелсез һәм бәхетле егет- кызлар, мәктәпне тәмамлау турында документ алу өчен, тантаналы рәвештә сәхнәгә күтәрелделәр. Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәйретдинова РТ. дан изге теләк, төпле киңәш сүзләре яңгырады. Дулкынланган укытучылар һәм ата — аналар, котлаулар, рәхмәтләр, теләкләр, чәчәкләр, искиткеч җырлар, мәктәпнең соңгы вальсы, күз яшьләре һәм елмаюлар - июнь аеның җылы бер көнендә менә шундый үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Алда — сынаулар, өметләр, казанышлар һәм, әлбәттә инде, кыенлыклар белән тулы җитдирәк тормыш. Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары! Уй - теләкләрегез үтәлсен, планнарыгыз тормышка ашсын, сәламәт, бәхетле булыгыз !

