"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере — 17 июня 2026 г. в 15:25:30.027
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 15 көн 🌿☀️ 🇷🇺📋Көн линейка белән башланды — отрядлар исем, девиз һәм сөрәннәрен әйтеп чыкканнан соң, балалар көнлек эш планы белән таныштылар. 🙆 🔋 Аннан иртәнге зарядка 💃🕺 🍽️ Файдалы иртәнге аш: *Сөттә пешкән "Дуслык" боткасы *май белән ипи *чәй 🏞️ Иртәнге аштан соң, 3-4 отрядта тәрбияләнүчеләр мавыктыргыч сәфәргә кузгалдылар. Алар "Саба таңнары" газетасы редакциясендә һәм "Саба дулкыннары" теле-радио компаниясендә экскурсиядә булдылар. Аннан соң "Гаилә" паркында ял иттеләр. 🏓🧩🎲 Ә бу вакытта 1-2 отрядлар "Витаминнар иленә сәяхәт" иттеләр. Дөрес туклану турында сөйләштеләр, файдалы мультфилм карадылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. 🏃 🏑 🎾 🎲 Аннары саф һавада "Әти-әниләребезнең ишегалды уеннары" дигән чарада катнаштылар. Балалар үзләренең әти-әниләре сабый чакта уйнаган уеннар белән таныштылар, кагыйдәләрен өйрәнделәр, уйнадылар. 🪗🎤Саф һавада уйнап кергәч 1 отрядтаны балалар „Караоке батл" дигән музыкаль ярышта көч сынаштылар. Балалар җырлары өйрәнделәр, экрандагы субтитрага кушылып рәхәтләнеп җырладылар. 🎶 🌼🌺🌹 Ә 2 отрядта тәрбияләнүчеләр" Кәгазь чәчәкләр" ясау буенча иҗади остаханәдә катнаштылар. Алар тәрбия буенча директор киңәшчесе Алсу Марсовна җитәкчелегендә Хәтер көненә кызыл кәнафер чәчәкләре ясадылар. 🔋 Төшке аштан соң отрядлар саф һавада татар халык уеннары уйнап күңел ачтылар. ✨ Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

